Бәйрәмнең төп тантанасына кунаклар шәһәрнең Үзәк паркына көн кичкә авышкач килә башлады.
Сәхнәдә тәбрикләүләр башланганчы, төрле мәйданчыкларда чаралар оештырылган иде. Спорт сөючеләр үзәк стадионда көч сынашты, ышыклыкта шахматчыларның уеннары кызды, кул эшләре осталарының мастер-класслары рәссамчылар плэнеры, картиналар күргәзмәсе, сәүдә рәтләре кыскасы, һәркем күңеленә ошаган шөгыльне таба алды. Казаннан килгән фокусчылар чыгышлары аеруча кызыклы иде.
Ә мәгариф, мәдәният учрежденияләре, оешма-предприятие коллективлары эшләп килгән панноларда, картиналарда, төрле иҗат эшләрендә Республикасыбызның байлыгы, аның тырыш, дус һәм бердәм халкының тормышы чагылды.
Иң беренче сәхнәдә буалыларны, кунакларны муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов сәламләде. Ул үз чыгышында районның уңышлары, аның һәрбер өлкәдә алдынгы булуы турында тәфсилле чыгыш ясады, урып - җыюның барышына, яңа төзеләче объектларның эш барышына тукталды.
-Барлык уңышларыбызда районыбызда яшәүче тырыш халыкның хезмәте ята,диде ул.
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызның батырлыгы бүген иң мөһиме булуын әйтте. Тантанада якташыбыз Ринат Гайзатуллин да катнашты. Бүген бәйрәмгә СВОда катнашкан хәрбиләр дә чакырылды. Алар
райондашларыбызның бердәмлеге, СВОда хезмәт итүчеләргә даими ярдәм итүләре турында әйттеләр, Россиянең көчле ил булуын һәм хәрби бәрелешләрдә җиңәчәк, диделәр.
Аннан традиция буенча сәхнәдә дәүләт бүләкләренә лаек булган райондашларыбызны тәбрикләделәр. Шулай ук үз территориясендә, бакчасында, өй алдында чәчәкләр үстерүче һәм аны үзе өчен генә түгел, ә әлеге матурлыкны сокланырлык итеп кеше күз алдында булдырган булыр да бүләкләнде. Чәчәкләр конкурсында җиңгән оешма-предприятия җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар, күпкатлы ишегалды башлыклары, шәхси йорт хуҗалары һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Рус, татар, чуаш телендә җырлаучы артистларның җырларын тыңлап, бәйрәмгә килүчеләр таралышырга ашыкмады.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев