Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа якташлары очрашты (тулырак мәгълүмат)

Үткән якшәмбе көнне Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлары очрашты. Казанда яшәүчеләрнең күптән көтеп алган бәйрәменә әверелгән әлеге чара быел 24нче тапкыр үткәрелде. Сагынып киләбез Шулай булмаса, халык бу кадәр агылмас иде. Очрашу башланганчы күпкә алдан килә башладылар алар. Җитәкчеләрне, танылган шәхесләрне, әби-бабайларны, абый-апаларны яшьләрне-студентларны, балаларны - кунакларның һәммәсен...

Үткән якшәмбе көнне Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлары очрашты. Казанда яшәүчеләрнең күптән көтеп алган бәйрәменә әверелгән әлеге чара быел 24нче тапкыр үткәрелде.
Сагынып киләбез
Шулай булмаса, халык бу кадәр агылмас иде. Очрашу башланганчы күпкә алдан килә башладылар алар. Җитәкчеләрне, танылган шәхесләрне, әби-бабайларны, абый-апаларны яшьләрне-студентларны, балаларны - кунакларның һәммәсен "Уяв", "Гөлҗамал", "Рябинушка" фольклор ансамбльләре дәртле җырлары белән каршы алдылар. Бик күпләр ишектән ке-рә-керешкә үк аларга кушылып биеделәр, җыр суздылар. Казанлыларны бирегә бер яктан Буа яңалыклары белән танышу, концерт-тамаша карау максаты китерсә, икенчедән шушында алар авылдашлары, элеккеге сыйныфташлары, хезмәттәшлә-ре белән очрашалар.
- Ел саен киләбез. Очрашуны көтеп алабыз. Башка районнардан булган гаилә дусларыбызны да чакырабыз. Аларга да буалыларның чыгышлары ошый, - диләр Светлана һәм Валерий Степановлар. Төркем-төркем булып җыелучылар арасында күзләре белән танышлар юкмы икән дип эзләп, ялгыз гына басып торучылар да бар.
- Мин "Якташлык" буласын әле кичә генә телевизордан ишеттем. Бер-ике танышыма да әйткән идем, күренмиләр әле, - ди әби-бабалары Адав-Толымбайдан Кулиевлар нәселеннән булган Мәрьям апа Әхмәтгалиева. Минем дә Югары Лашчыдагы элеккеге күршем Тәүфыйк абый Сәгъдиев авылдашларын күрергә өмет итеп килгән. Ишек янында ук басып, һәр килүчене каршы алып торды. Бүген инде беткән Таң авылыннан Наилә һәм Кабаланнан Далис Зариповларның исә очрашуга беренче килүләре. Моңа кадәр бел-мәгәннәр. Чакыруны ишеткәч, тәвәк-кәлләгәннәр. Һәм бик дөрес эшләгәннәр. Мондый эчтәлекле, мәгънәле, матур чыгышларга бай тамашаны тагын кайда күрерләр иде?!
Районның данын еракка тараткан танылган шәхесләре, игелекле кешеләре, бү-генге тормышы, төрле тармакларда ирешкәннәре, төзелешләре, үзгәрешләре, киләчәккә планнары турында "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Фирдүс Гыймалетдинов сөйләвендә фильм күрсәтелде. "Буа якташлыгы" җәмгыяте президенты Ирек Закиров ничәнче ел рәттән әлеге залда очрашуны бүләк иткән Янтуган авылында туып-үскән "ТАИФ" җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Рөстәм Султиевка, оештыручыларга, катнашучыларга һәм Буада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ачылган мемориал төзелешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
- Былтыргы очрашуда сезгә дә мөрәҗә-гать иткән идек, гозеребезне кире какмадыгыз, 1 миллион сумнан күбрәк акча кү-чердегез һәм якташларыгызның батырлыгын мәңгеләштерүгә зур ярдәм күрсәт-тегез. Киләсе елны яшьләргә, аерым алганда, аларны туган якларында калдыру өстендә эшләүгә багышларга уйлыйбыз,- диде ул. Сүз уңаеннан, мемориал икенче төзелешкә дә мөмкинлек бирде - республика конкурсында җиңгән өчен бирелгән 1 миллион сум акча Социалистик Хезмәт Геройларына һәйкәлгә тотылды.
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов кайда гына эшләсәләр, яшәсәләр дә, буалылар белән горурлануыбызны белдерде. Ә яшь белгечләр турында сүз-не дәвам итеп, аларны һәрвакыт үзебез-дә көтүебезне әйтте.
- Буада бүген барлык эшкәртү предприятиеләре эшли. Шуның өстенә яңалары да ачыла тора. "Авангард" агрофирмасының ит комбинаты шундыйларның берсе. Яңа мәктәп-балалар бакчалары да төзе-лә, Зур Фроловада укучылар шушы көн-нәрдә яңа мәктәптә укый башлаячак, - диде ул. Күпсанлы президент программаларының киләсе елда да гамәлдә булачагын җиткерде.
Бездән үрнәк алалар
Буалыларны котларга ут күршеләр - Апас һәм Тәтеш районнары якташлыклары җи-тәкчеләре, вәкилләре дә килделәр. Алар буалыларның игенчелектә-терлекчелек-тә ирешелгәннәре белән генә түгел, монда да беренче буразна ярып алдынгы булуларын, ә үзләренең алардан үрнәк алып эшләүләрен, районны якын итүләрен әйттеләр. Тәтештән килгән кунак кечкенә чагында Суыксу, Буа батыры булып уйнауларын, Карлы буенда узган Сабан туйларында пешкән ризык исләрен гомер итү юлында бер генә континентта да очратмавын әйтте.
- Танылган шәхесләрегез бик күп икән. Эшләрегез дә уң бара. Шуңа сокланып утырдым әле. Бүген читкә киткән яшьләрегез дә шундый туган якларын сагынып кайтырлар әле, - диде ихластан Татарстанның халык артисты, тумышы белән Апастан булган Фердинанд Сәлахов. - Күршең үзеңнән бай булсын, сиңа бирмә-сә дә, сорап керми, дип әйтә иде минем әти, - дип көлдереп тә алды. Хак сүзләр. Әнә, Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре"ннән керәшеннәр дә төпле җитәкчеләре, уңган кешеләре булган Буага бүгеннән кайтып төпләнергә ризалар. Әлеге спектакльдән өзекне Буа дәүләт драма театры артистлары менә шулай уйнады.
Сәхнәдә - Буа артистлары
Өч сәгатькә сузылган концертта районыбыз үзешчәннәре - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фәния Исхакова, Виктор Моисеев кебек өлкән, Лимира Шәкүрова, Ильфир Солтанов, Ильяс Киньягулов кебек яшь, Камил Вә-лиев кебек нәни җырчылар да, фольклор төркемнәре дә, "Гольфстрим", "Микс", "Ритм" бию коллективлары, "Нечкәбил"дә катнашкан Сәмәрхановлар һәм Татарстанның атказанган артистлары Фирзәр Мортазин, Рафаэль Латыйпов та чыгыш ясадылар. Алар башкаруында буалы шагыйрьләр иҗат иткән шигырьләргә язылган җырлар да яңгырады. Кунак булып килүчеләр дә бар иде. Алып баручылар Нурия Гайнуллова белән Ленар Абзалов аларны бер-бер артлы сәхнәгә чакырдылар. Ел саен сәхнәгә күтәрелеп шигырен укыган Татарстанның халык шагыйре Ре-нат Харис быел бүләк итеп ике премьера алып килгән. Бу көнне һәр чыгыш ясау-чы сагынып искә алган мәрхүм Камил Зыятдинов, аның абыйсы Раил соравы буен-ча язылган "Әнием хатирәсе" һәм "ТАИФ"-ка багышланган "Игелекле таифә" җырларын. Көйләрен Илмир Низамов язган әлеге әсәрләрне Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов башкардылар. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
- Киләсе елда очрашканга кадәр, дип сау-буллаштылар якташлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үткән якшәмбе көнне Казанда “Пирамида” мәдәникүңел ачу комплексында Буа якташлары очрашты. Казанда я...