Байрак
  • Рус Тат
  • Буа ЮХИДИ инспекторлары  бала утырткан йөртүчеләрне тикшерделәр (фоторепортаж)

    Бүген көн уртасында район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Фаил Кәримов һәм Илнур Хөсәенов “Ромашка” балалар бакчасы каршында юлда барган автомобильләрне тикшерделәр.

    Бу – “Көзге каникуллар” профилактик чарасы кысаларында оештырылган рейд иде. Алар өлкәннәрнең балаларын автоутыргычта йөртү-йөртмәвен, нәни җәяүлеләрнең юлны аркылы дөрес чыгу-чыкмавын тикшерделәр. Бер сәгать эчендә мондый хокук бозучылар табылмады. Тик мондый көчәйтелгән тикшерүләр дәвам итәчәк.

    Сүз уңаеннан, районда быел балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 4 бала каза күргән.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: