Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы юристы үз акчасына юл ясады (+фото, ВИДЕО)

Рәис Низамов үзе яшәгән Самочкин урамын юллы иткән. Бу хакта очраклы рәвештә белгәннән соң үз күзләребез белән күреп кайту максатында шунда юл алдык. Шәһәрдә Советлар Союзы Герое Анатолий Васильевич Самочкин исемен йөрткән урам барын белә идем, әмма беренче генә баруым. Шуңа да бер яклы гына тар урамда юлның моңа кадәр...

Рәис Низамов үзе яшәгән Самочкин урамын юллы иткән. Бу хакта очраклы рәвештә белгәннән соң үз күзләребез белән күреп кайту максатында шунда юл алдык.

Шәһәрдә Советлар Союзы Герое Анатолий Васильевич Самочкин исемен йөрткән урам барын белә идем, әмма беренче генә баруым. Шуңа да бер яклы гына тар урамда юлның моңа кадәр нинди булуын әйтә алмыйм. Ә хәзер коры асфальт җәелгән тигез юл анда. Бернинди юл төзү техникасыз көрәк белән җәеп чыкканнарына ышанасы да кыен. Әмма бу чынбарлык. Хәер, барысы турында да Рәис абыйның үзеннән сөйләтик әле.

- Без бу урамда 25 елдан артык яшибез. Асфальт күргәнебез булмады, шуннан аның торышын аңлагыз инде. Шәһәр урамнарында, шөкер, юллар төзиләр, тик барысын да бер вакытта колачлап бетерү мөмкин түгел. Безгә чират кайчан җитә әле. Мин уйладым-уйладым да урамыбызны үзем юллы итәргә булдым. Эшне җәй башында башладым. Башта үлчәп, тигезлеген карап чыктым. Аннан 6 машина ком китерттем, аны җәйгәннән соң яңгыр яуганны көттем. 11 машина вак ташны таратканчы сазлыклы урыннарны бетонладым. Таш өстенә 8 машина асфальт вагы "кереп китте", бер айдан соң тагын бер катлам җәелде. Өске каты өчен Юдинодан 25 тонна коры асфальт кайтарттым., - ди ул. Әйтергә генә җиңел, ком, таш, асфальтны берүзе диярлек җәеп тә чыккан бит әле ул. Бераз улы, танышлары булышкан. Ә төп ярдәмчеләре юл салу өчен махсус сатып алынган әрҗәле мотоблок һәм көрәк булган. Менә шулай "өчәү" өч айдан артык вакытэчендә 300 метр тирәсе арада 35-40 сантиметр калынлыкта юл салганнар.

- Автомобильләр йөрүгә комачауламас өчен ком-ташны иркенрәк урынга бушаттыра иде. Шуңа ерактан ташып та азапланды. Шул кадәр зур эш башкарды, рәхмәттән башка сүз юк. Ходай исәнлектән, тигезлектән аермасын, - дип сүзгә кушылды без аралашкан вакытта бакчага чыккан күршесе Зөлфия апа Сафиуллина. Башкаларның да шушы фикердә булуына шик юк. Чөнки теләсә нинди яңгырда да туфлидән йөреп була монда.

- Юлны 18 сентябрьгә, сайлауга кадәр өлгертергә тырыштым. Урамыбызда яшәүчеләр анда чистадан барсын дидем, - ди юл салучы. Моның өчен аңа август аеның 35 градуслы эссесендә дә эшләргә туры килгән. Хатыны Люция ханым әйрәнне ясап чыгарып кына торган. Аңа Рәис абый бу гамәленә каршы килмәве өчен дә рәхмәтле. Ни әйтсәң дә, чыгымлы эш бит.

- Күпме акча киткәнен санап та бармадым. Мин бит аны күрсәтер өчен эшләмәдем. Беренчедән, юл чыннан да кирәк иде. Икенчедән, Коръәндә күпер салуның, агач утыртуның һәм юл төзүнең савабы зур диелгән. Аннан, минем үрнәкне башкалар да күтәреп алмасмы. Безнеке кебек асфальты булмаган кечкенә урамнар юк түгел шәһәребездә. Авылларда да шулай ук. Миңа да Татар Буасы авылының бер урамына халык җыелып таш җәйдергәнен күрү этәргеч бирде. Бергәләп тотынсаң, тау күчерергә була дип юкка гына әйтмәгән борынгылар, - ди әңгәмәдәшем. Инде юл өчен материалларны кайдан кайтартуын сораучылар да бар икән. Аларга арзанрак бәядән табышырга да, хәттә физик яктан булышырга да әзер ул. Бер дә эшсез торырга яратмый. Кышын да юл белән мәшгуль - кардан арындыра. Үзенең дә киләчәккә планнары бар - урамнары юлын алга таба салуын дәвам итәчәк һәм киңәйтәчәк. Соңгысы буеча әзерлек эшләрен башлаган инде.

- Мин һөнәрем буенча хәрби, юрист, ә төзүче түгел. Бәлки инжеренлар кебек булдыра да алмаганмындыр. Хәлемнән килгәнчә эшләдем. Урамга чыгып, тырышлыгымның нәтиҗәсен күрү күңелгә рәхәтлек бирә, - ди Рәис абый. Ә без аңа ихластан сокландык һәм игелегенең савабын күрүен теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев