Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәгендә   полиция хезмәткәренә кул күтәрү фактына рәсми комментарий бирелде

Дүшәмбе көнне 17 сәгать 30 минутта шәһәрнең Вахитов урамында “Корзинка” кибете каршында полиция  хезмәткәрләре һәм исерек ир-атлар катнашындагы бәхәсне буалылар фотога, видеога төшереп, ватсапка җибәрделәр, халык арасында төрле сүзләр йөрде.

 

Район эчке эшләр бүлеге бу фактка карата рәсми хәбәр бирде. Икесе 1987 елгы, берсе 1964 елгы ир-атлар (барысы да исерекләр) “Корзина” кибетенә керәләр. Аларның икесендә маска, пирчаткә булмау сәбәпле, сатучы аларга хезмәт күрсәтми. Кибеттән чыккач, полиция хезмәткәрләре дә ирләрне  маскалары һәм пирчәткәләре булмау аркасында туктаталар. Бу кисәтү аларга ошамый, икесе, кычкырып узып баручыларның игътибарын җәлеп итмәкче булып, автомобиль юлына чыгалар. Шул рәвешле алар транспорт хәрәкәтенә комаучаулыйлар. Аларны кире юлдан алып чыкканда ир-атның берсе полицейскийга суга. Хокук саклаучыларына берничек тә тынычланмаган хулиганнарга тоткарлау өчен аларга карата законлы рәвештә көч кулланырга туры килә. Хәзер алар икесе дә 7 тәүлек буена вакытлыча тоткарлау изоляторында. Шулай ук икесенә карата да маска һәм пирчәткә булмаган өчен административ эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев