Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә пычак кадалган хатынны китерделәр

Кичә кичке 10 сәгатьләрдә район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә пычак кадалган 26 яшьлек хатын-кызны китерделәр. Пычак аның бавыр тирәсендә тәнен тишкән. Яралы хатын-кызны Татар Биморзасы авылындагы берничә тапкыр хөкем ителгән, күп мәртәбәләр административ җаваплылыкка тартылган 47 яшьлек ир-ат өеннән дәваханәгә алып китәләр. Хәзер вакыйга булган урында полицейскийлар тикшерү үткәрәләр....


Кичә кичке 10 сәгатьләрдә район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә пычак кадалган 26 яшьлек хатын-кызны китерделәр. Пычак аның бавыр тирәсендә тәнен тишкән. Яралы хатын-кызны Татар Биморзасы авылындагы берничә тапкыр хөкем ителгән, күп мәртәбәләр административ җаваплылыкка тартылган 47 яшьлек ир-ат өеннән дәваханәгә алып китәләр. Хәзер вакыйга булган урында полицейскийлар тикшерү үткәрәләр. Буа шәһәрендә яшәүче зыян күрүче хатын-кызның беркайда да эшләмәве, берничә тапкыр җинаять, административ җаваплылыкка тартылуы, ә Татар Биморзасы авылына 1962 елгы ир-ат янына даими кунакка илеп йөрүе билгеле..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә кичке 10 сәгатьләрдә район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә пычак кадалган 26 яшьле...