Байрак
  • Рус Тат
  • Буача “Көт мине”: очраштырырыга теләдек...

    Март ахырында Яр Чаллыдагы “Буа якташлыгы” җәмгыяте белән узган очрашуга районга бернинди катнашы булмаган Хәмзә Фәттахов та килгән иде. Үгез Куагы авылыннан Рашат Саматовны табу теләге  китергән аны буалылар янына.

    Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында бергә укыган дусты белән  элемтәләре 1981 елда ук өзелгән. Моңа кадәр дә эзләтеп караган, әмма таба алмаган. Газетабыз битендә Рашатның яисә туганнарының хәбәр бирүен үтенеп язуга, ике кеше шалтыратты. Килдураздан Руфия апа Ибраһимова һәм Кайбычтан Азат Җамалиев Рашатның 19 ел элек фаҗигале төстә якты дөньядан китүен хәбәр иттеләр. Үзе өчен нинди хәбәр дә кадерле булган Хәмзә Фәттахов Рашатның каберен зыярәт кылырга һәм Әстерханда яшәүче абыйсы белән аралашырга тели. Аның  телефон номерын Азат табарга вәгъдә иткән.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: