Буада 25 сентябрь көнне түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Бу көнне бөтен Россиядә чираттагы мәртәбә халыкка түләүсез ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк. Аны "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештыра. Буада консультация алу өчен Ленин урамы, 52 йорт адресы буенча урнашкан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Буа бүлекчәсенең иҗтимгый кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк. Анда 25 сентябрьдә 8дән 16 сәгатькә кадәр...
Бу көнне бөтен Россиядә чираттагы мәртәбә халыкка түләүсез ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк. Аны "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештыра. Буада консультация алу өчен Ленин урамы, 52 йорт адресы буенча урнашкан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Буа бүлекчәсенең иҗтимгый кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк. Анда 25 сентябрьдә 8дән 16 сәгатькә кадәр түләүсез юридик ярдәмне прокуратура хезмәткәре, адвокат һәм нотариус күрсәтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 3-44-29.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев