Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ашыкканнар отты

Уҗым культураларын оптималь срокларда чәчкән хуҗалыкларда бөртекләр дәррәү тишелеп үсеп китә алды.

Бүген алар тармаклану фазасында.

Соңгы яңгырлардан соң җир куенында яткан бөртекләр дә тишелер һәм кышка былтыргы кебек шильца фазасында булса да керерләр, дип өметләнә авыл хезмәтчәннәре. – Уҗымнар өчен иң әйбәте – кышка тармаклану фазасында керү. Әмма былтыргы корылык елында аларның күпчелеге тишелеп кенә өлгерде. Шуңа да карамастан әйбәт кенә кышлый алдылар, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Валерий Андреев. Аның әйтүенчә, атна башына тиешенчә тишелмәгән мәйданнар барлык чәчелгән 15600 гектар мәйданның 40 процентын тәшкил итә иде. 60 проценты исә бик матур үсеш биргән. – Уҗымнарны оптималь срокларда, ягъни сентябрьгә кадәр чәчүчеләр отты. Чөнки җәй коры килсә дә, 2сеннән 18 августка кадәр көчле яңгырлар яуды. Ә аннан сентябрь башыннан бер ай артык коры булды. Ә бу бөртекләр тишелеп, тармаклану фазасына җитәргә өлгерү өчен булган вакыт. Билгеле, әлеге стадиядәге үсемлекләргә дә дым кирәк. Яңгырлар көтәбез, – дигән иде белгеч сишәмбе көнне. Инде киченнән тамчылар тама да башлады. Чәршәмбе иртәсенә яңгыр 1-4 миллиметр яуган иде. Пәнҗешәмбегә бу сан 8-9 миллиметрга җиткән. – Бу инде продуктив дым. Тик тишелеп чыксалар да, үсеп китәр өчен 14-15 градус тирәсе җылылык кирәк булачак, – ди Валерий Николаевич. “Авангард” агрофирмасында начар тишелгән мәйданнар өлеше 15 процент тәшкил итә. Баш агроном Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, анысы планлаштырылганнан арттырып чәчелгәне. – Төп күләмне 25еннән 30 августка кадәр чәчтек. Өстәмәсен 5 сентябрьгә төгәлләдек. Менә аларның торышы канәгатьләнерлек түгел, – ди ул. Агрофирмада исә уҗымнар барлыгы 6200 гектарда җир куенына салынган. Аның яртысына якыны Буа районына туры килә. – Иртә срокта чәчелгән уҗымнарның торышы бүген бик әйбәт хәлдә. Тамырлары көчле. Бу үсемлекләргә кышка җитәрлек күләмдә шикәрләр туплап калырга мөмкинлек бирәчәк. Үсемлекләр нигездә бишәр сабак чыгарган. Аларның язга өчесе исән калса да, башаклар саны шул кадәр булачак, дигән сүз, – ди Хәмит Гыйматдинов. Аның әйтүенчә, уҗымнарга уңышлы кышлау өчен бүгенге торыш кына да җитми. Иң беренче чиратта кар яуганчы җирнең туңуы, үсеш тукталу һәм аннан соң кар яву кирәк. Кар булмаса, үсемлекләр өшиячәк. Ә кар туңдырмыйча ятканда, җылы туфракта калган үсемлекләр шикәрләрне “ашап” бетерәчәкләр, черергә дә мөмкиннәр. Агрофирмада шушы көннәрдә черүгә каршы фунгицид сиптерәчәкләр. Уҗымнарны үстерү өчен зур сынаулар аша узарга туры килсә дә, аграрийлар аннан баш тартырга җыенмый. Чөнки алар язгы культураларга караганда уңышны 20 процентка күбрәк бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев