Байрак
  • Рус Тат
  • Буада автобусларда нинди җитешсезлекләр ачыкланды

    Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре сентябрь аенда “Автобус” операциясе кысаларында автобусларның торышын күздән кичерә.

    Алынган мәгълүматларга караганда, рейд районда балалар ташучы мәктәп һәм спорт мәктәпләре автобусларының тәртиптә булуын күрсәткән. ИП Барабанов  карамагындагы шәһәрара пассажирлар ташучы автобусның руль идарәсе, ИП Газизов җаваплылыгында булган автобусның яктырткычлары төзек булмавы ачыкланды. Җаваплы затларга карата административ материал тутырылды. ЮХИДИ инспекторлары Тәтеш-Буа маршруты буенча йөрүче автобус салонында  пассажирларның тиешледән артык булуын ачыкладылар, иминлек каешларын каптырмау очраклары да теркәлде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: