Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада автобусларны рейска чыгар алдыннан  коронавируска каршы дезинфекциялиләр (ФОТО, ВИДЕО)

Буада ИП Газизов һәм Барабанов шәхси предприятиеләрендә короновируска каршы профилактик чараларны көчәйттеләр.

Рейска чыгар алдыннан  автобусларны дезинфекцияләү Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла. Шәһәр эчендә һәм шәһәрара автобуслар буенча җаваплы шәхси эшмәкәр Таһир Газизов әйтүенчә, һәр көнне рейска өч автобус шәһәр буйлап йөрсә, дүртесе шәһәрара маршрутка чыгып китә. Рейстан кайтканнан соң, транспортның салоны хлорлы эремә белән юыла. Рейста йөргән вакытта пассажирлар тотына торган култыксаларны антисептик салфеткалар белән сөртәләр. Барабанов предприятиесендә Ульяновскка һәм авылларга биш автобус рейска чыга. Профилактик чаралары биредә дә шул тәртиптә башкарыла. Ульяновск шәһәренә барган транспорт Буага кайтыр алдыннан тагын бер кат профилактик эшкәртү уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев