Буада автоледи юл читенә очты. Ярдәмгә коткаручылар килде
Бүген иртәнге якта 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядына Казан - Ульяновск юлының 128 километрында "Киа-Рио" автомобиле юл читенә төшүе турында хәбәр итәләр. Көн суык, көчле җил, кар-буран булганга, бәлага очраучының туңу мөмкинлеген исәпкә алып, коткаручылар тиз арада бәла булган урынга киләләр һәм автомобильне асфальтка чыгарырга булышалар. Руль артында Ульяновсктан хатын-кыз...
Бүген иртәнге якта 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядына Казан - Ульяновск юлының 128 километрында "Киа-Рио" автомобиле юл читенә төшүе турында хәбәр итәләр. Көн суык, көчле җил, кар-буран булганга, бәлага очраучының туңу мөмкинлеген исәпкә алып, коткаручылар тиз арада бәла булган урынга киләләр һәм автомобильне асфальтка чыгарырга булышалар. Руль артында Ульяновсктан хатын-кыз була, ул зыян күрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев