Буада автолединың автомобилен бәрдереп китүчене эзлиләр
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 март көнне кичке сәгать 5тә булган ДТПда гаеплесен эзлиләр.
Бу көнне “ВАЗ-21102” автомобиленә утырган йөртүче хатын-кыз, кибет каршысына туктап, товар алырга кереп китә. Чыккач аны күңелсез сюрприз көтә: автомобилен бәрдереп киткән булалар. Шаһитлар белдерүенчә, ДТПны “Лада Калина” автомобиле ясаган һәм авария урыныннан качып киткән. Аны хәзер инспекторлар эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев