Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада автомобиль суга батты. Үлүчеләр бар (+фото)

24 октябрьдә көндезге 12 сәгать 28 минутта 111 номерлы янгын частена, Буа районының бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтчелегенә, 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядына Козловка авылы янында Зөя елгасында "ВАЗ-2107" автомобиле батуы, анда 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында хәбәр итәләр. Тиз арада бәла булган урынга барган янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтчелекләр вәкилләре...

 

24 октябрьдә көндезге 12 сәгать 28 минутта 111 номерлы янгын частена, Буа районының бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтчелегенә, 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядына Козловка авылы янында Зөя елгасында "ВАЗ-2107" автомобиле батуы, анда 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында хәбәр итәләр. Тиз арада бәла булган урынга барган янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка хезмәтчелекләр вәкилләре Козловка авылыннан 23әр яшьлек ике егет, Кыяттан 20 яшьлек кыз мәете белән машинаны судан 2 сәгатьтән соң тартып чыгаралар.

Бу котычкыч хәл 24 октябрьгә каршы төндә булган дип фаразлана. Кыр юлы белән барган автомобиль йөртүче кар яву аркасында ярны күрмичә калган һәм идарәне югалткан булуы мөмкин. Автомобиль текә ярдан башта "борыны" белән төшеп, әйләнеп каплана һәм суга шуып төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 24 октябрьдә көндезге 12 сәгать 28 минутта 111 номерлы янгын частена, Буа районының бердәм кизү тору...