Буада автомобильләр бәрелеште
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә шәһәрнең Шафранов һәм Космоский урамнары чатында ике чит ил маркалы автомобиль бәрелешкәннәр.
“Киа” автомобиле белән идарә итүче 1976 елгы йөртүче Шафранов урамыннан килеп, Космовский урамына таба борылганда, төп юлдан хәрәкәт итүче “Хендай” автомобиле (йөртүчесе 1979 елгы) белән бәрелешкән. Бәхеткә каза күрүчеләр юк, ә менә автомобильләргә шактый ремонт таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев