Буада автомобильләргә ташланучы кеше кая югалды?
Без сайтта шәһәрнең "Сания" кибете янында хәрәкәт итүче автомобильләр каршысына йөгереп чыгучы ир-ат турында язган идек. Баксаң, бу бер генә очрак булмаган. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул - 1975 елгы ир-ат, шәһәрдә яши. Ул күптән түгел полицейскийлар ярдәмендә Казанга дәвалануга җибәрелгән. Ир-ат мондый медицина тикшеренүен беренче тапкыр...
Без сайтта шәһәрнең "Сания" кибете янында хәрәкәт итүче автомобильләр каршысына йөгереп чыгучы ир-ат турында язган идек. Баксаң, бу бер генә очрак булмаган. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул - 1975 елгы ир-ат, шәһәрдә яши. Ул күптән түгел полицейскийлар ярдәмендә Казанга дәвалануга җибәрелгән. Ир-ат мондый медицина тикшеренүен беренче тапкыр гына узмый икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев