Буада “Автомобильсез бер көн” акциясе автомобильләрдә узды
Бүген, Бөтендөнья "Автомобильсез бер көн" акциясе кысаларында, Буа урамнарында автомобиль агымы кимемәде. Велосипедларга күчеп утыру яки җәяү бару планнарын яңгыр яву да бозды булса кирәк. Әлеге акция беренче тапкыр Англиядә 1997 елда уза. 2001 елдан әлеге хәрәкәткә рәсми рәвештә 35 илдәге меңнән күбрәк шәһәр халкы кушыла. Фото: chertanovo-juzhnoe
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев