Буа ветеринария техникумы базасында Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесенең профилактика бүлеге хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләр арасында «АВТОСЕССИЯ 2026» район конкурсы үткәрде
❕ Конкурс программасы берничә этапны үз эченә алган:
1. Теория (юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан)
2, Практика (маневрлар башкару белән автодромда йөртү)
3. медицина (беренче медицина ярдәме күрсәтү)

Катнашучыларны Дәүләт автоинспекциясе, "БДД" дәүләт бюджет учреждениесе, "Буа ветеринария техникумы" ГАПОУ вәкилләре составындагы профессиональ судьялар бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар яуладылар:
1-Мурзаков Солтан
2-Тюрин Петр
3-Шакиров Ильяс.

Җиңүчеләр дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Нет комментариев