Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада авыл хуҗалыгы тармагы зур югалту кичерде

Кичә кич, 65нче яшендә "Коммуна" җәмгыяте җитәкчесе Җәүдәт Салих улы Хөсәеновның йөрәге тибүдән туктады. Районда гына түгел, республикада да алдынгы урыннарны биләгән хуҗалыкны ул 1992 елдан бирле җитәкләде. Казан авыл хуҗалыгы институтын Кызыл диплом белән тәмамлап, агроном белгечлеге алып чыкканнан соң хезмәт юлын туган авылы Күл Черкенендә башлый. Аннан "Коммуна"да...

Кичә кич, 65нче яшендә "Коммуна" җәмгыяте җитәкчесе Җәүдәт Салих улы Хөсәеновның йөрәге тибүдән туктады. Районда гына түгел, республикада да алдынгы урыннарны биләгән хуҗалыкны ул 1992 елдан бирле җитәкләде. Казан авыл хуҗалыгы институтын Кызыл диплом белән тәмамлап, агроном белгечлеге алып чыкканнан соң хезмәт юлын туган авылы Күл Черкенендә башлый. Аннан "Коммуна"да баш агроном, парторг, "Марс"та рәис булып эшли. Озак еллык хезмәт юлында Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәрен ала, Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек була, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены белән бүләкләнә. Ул авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты да иде. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев