Байрак
  • Рус Тат
  • Буада авыл хуҗалыгы уңганнарын котладылар (фоторепортаж)

    Буада авыл хуҗалыгы уңганнарын котладылар (фоторепортаж) Әле генә "Семейный БУМ" ресторанында авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары слеты төгәлләнде. Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җыелган хезмәтчәннәрне башлап муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров тәбрикләде. Ул агымдагы елда авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгәннәр белән дә таныштырды. Тантанада Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,...

    Буада авыл хуҗалыгы уңганнарын котладылар (фоторепортаж)

    Әле генә "Семейный БУМ" ресторанында авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары слеты төгәлләнде. Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җыелган хезмәтчәннәрне башлап муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров тәбрикләде. Ул агымдагы елда авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгәннәр белән дә таныштырды. Тантанада Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнаштылар. Алдынгыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр, чәчәк букетлары тапшырылды. Шушы көннәрдә генә арабыздан киткән Җәүдәт Хөсәеновны дә бер минут тынлык белән искә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: