Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “авыр” гаиләләрдә рейдлар: 4 айлык сабый әнисенә кире кайтарылды (фоторепортаж)

Районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары "авыр" гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тормышын контрольдә тоталар. Бу уңайдан алар еш кына рейдларга чыгалар. Чираттагысы кичә булды. Анда 36 яшьлек әнигә 4 айлык сабыен кире кайтартылар. Аны әбисе карамагында берникадәр вакыт район дәваханәсендә дәвалаганнар. Әлегә кадәр ике баласына аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән ана...

Районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары "авыр" гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тормышын контрольдә тоталар. Бу уңайдан алар еш кына рейдларга чыгалар. Чираттагысы кичә булды. Анда 36 яшьлек әнигә 4 айлык сабыен кире кайтартылар. Аны әбисе карамагында берникадәр вакыт район дәваханәсендә дәвалаганнар. Әлегә кадәр ике баласына аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән ана хәзерге көндә акылга килгән: эчүдән туктаган, өен җыештырган, баласын тәрбияләргә уңайлыклар тудырган.

Тик мондый күңелле хәл барлык гаиләләрдә дә юк шул. 27 июльдән бүгенге көнгә кадәр генә гаиләләрдән 5 бала алынган. Ведомствоара комиссия сабыйларны газизләре белән калдыруны куркыныч дип санаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев