Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Бакый Урманченең туган авылында мәрхүмне искә алдылар (фоторепортаж)

Сынчы-рәссамга 120 ел тулу уңаеннан оештырылган чара Күл Черкенендә Бакый Урманче музеенда башланып китте. Туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова кунакларны якташыбызның музей-йортта сакланган экспонатлары, картиналары белән таныштырды. Мәрхүм исән чакта аның белән очрашкан буалылар хәтирәләрен яңарттылар. Казан кунагы - баш фәнни хезмәткәр, Татарстанның сынлы сәнгать Дәүләт музее директоры...

Сынчы-рәссамга 120 ел тулу уңаеннан оештырылган чара Күл Черкенендә Бакый Урманче музеенда башланып китте. Туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова кунакларны якташыбызның музей-йортта сакланган экспонатлары, картиналары белән таныштырды. Мәрхүм исән чакта аның белән очрашкан буалылар хәтирәләрен яңарттылар. Казан кунагы - баш фәнни хезмәткәр, Татарстанның сынлы сәнгать Дәүләт музее директоры урынбасары Рамил Сарчин буалыларны Татарстанның күренекле сәнгать әһеле Бакый Урманчены зурлаулары, аның иҗаты белән кызыксынып торулары өчен рәхмәт әйтте. Беренче тапкыр аның туган авылы җиренә аяк басканга дулкынлануын һәм горурлануын белдерде. Аннан соң музей ишегалдында Бакый Урманче бюстына чәчәкләр салдылар. Искә алу кичәсе авыл мәдәният йортында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев