Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада балачак бәйрәме узды (фоторепортаж)

Бүген төсле балалар төркемнәре, аларның әти-әниләре, бала арбалары, шарлар бәйләме барысы да үзәк паркта. 1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан анда зур бәйрәм оештырылды. Балалар район, мәгариф җитәкчелегеннән котлаулар кабул иттеләр. "Дядя Степа" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнделәр. Сәхнә җыр-биюдән дә бушап тормады. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Гармония" социаль ярдәм күрсәтү үзәге,...

Бүген төсле балалар төркемнәре, аларның әти-әниләре, бала арбалары, шарлар бәйләме барысы да үзәк паркта. 1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан анда зур бәйрәм оештырылды. Балалар район, мәгариф җитәкчелегеннән котлаулар кабул иттеләр. "Дядя Степа" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнделәр. Сәхнә җыр-биюдән дә бушап тормады. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Гармония" социаль ярдәм күрсәтү үзәге, спорт, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре аны күңелле итү өчен барысын да эшләделәр. Мастер-классалр, биткә рәсем ясаулар - барысы да булды. Бәйрәмне "Тылсымчы" балалар бәйрәмнәре иҗат төркеменнән әкият персонажлары да бизәде. Ә бәйрәмгә махсус килгән энергетиклар һәм Карлсон балаларга нәрсә ярамый, нәрсә ярый турында "дәрес бирделәр", аннары эстафета үткәрделәр. Бәйрәмдә шарлар, туңдырма, татлы мамык, уенчыклар "җиңел кулдан" китеп кенә торды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев