Буада балалар бакчаларындагы кизү төркемнәргә йөрүчеләр саны артты
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда санитар-эпидемиологик режим кысаларында балалар бакчаларында кизү төркемнәр оешты.
Анда эштә булган әти-әниләрнең балаларын кабул итәләр. Алдагы атналарда район буенча бакчаларга 35-40 бала китерелсә, агымдагысында бу сан 60-70 тәшкил итә. Тәрбиячеләр әйтүенчә, әти-әниләр алдагы атнада өйдән торып эшләсә, хәзер эш урыннарына чыкканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев