Байрак
  • Рус Тат
  • Буада балалар дәрестән соң шоколад урлаганнар

    Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе инспекторы Нурзәл Галимова белдерүенчә, күптән түгел шәһәр мәктәбендә укучылар кибеттән шоколадлар урлап чыкканнар. Аны кибет эченә урнаштырылган видеокамера яздырып барган. Хәзер балаларның әти-әниләре балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә чакыртылды. Өлкәннәргә штраф биреләчәк. Инспекторлар әти-әниләргә балаларына чит әйберләргә кул сузган очракта нәрсә...

    Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе инспекторы Нурзәл Галимова белдерүенчә, күптән түгел шәһәр мәктәбендә укучылар кибеттән шоколадлар урлап чыкканнар. Аны кибет эченә урнаштырылган видеокамера яздырып барган. Хәзер балаларның әти-әниләре балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә чакыртылды. Өлкәннәргә штраф биреләчәк.

    Инспекторлар әти-әниләргә балаларына чит әйберләргә кул сузган очракта нәрсә янавын, начар гамәлнең кайчан да булса билгеле булачагын үз вакытында аңлатырга кирәклеген әйтәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: