Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада балалары автомобиль юлына якын кар тауларынннан шуган әти-әниләрне җаваплылыкка тартачаклар

Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хәбәр итә. Шәһәр урамнарында техника эттергән кар көртләреннән зур-зур таулар хасил булды. Кайберләрендә балалар чана шуа башладылар. Бу баланың гомерен күрәләтә куркыныч астына кую. Балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хезмәткәрләре берничә әти-әнигә, мәктәпләргә кисәтү ясадылар. Алга табан шундый хәл...

Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хәбәр итә. Шәһәр урамнарында техника эттергән кар көртләреннән зур-зур таулар хасил булды. Кайберләрендә балалар чана шуа башладылар. Бу баланың гомерен күрәләтә куркыныч астына кую. Балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хезмәткәрләре берничә әти-әнигә, мәктәпләргә кисәтү ясадылар. Алга табан шундый хәл күзәтелгәндә, өлкәннәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 бүлеге буенча административ җаваплылык каралачак.

Фото:prkonline.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев