Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Бөек Җиңү бәйрәмендә меңләгән кеше катнашты

Җиңү көне! Аллага шөкер, көтеп җиткердек, дигәндәй, ветераннарга ниндидер тылсымлы көч иңде, сыннары тураеп, чирләрен "оныттылар". Толлар, ятимнәрнең яралары тагын кузгалды, фронт өчен икмәк иккән җыерчыклы куллары белән күз яшьләрен сөртә-сөртә апалар, бер тапкыр да ату тавышы ишетмәгән балалар, 70 ел тыныч яшәгән буын бер мәйданга җыелды. Җиңү - кемгә...

Җиңү көне! Аллага шөкер, көтеп җиткердек, дигәндәй, ветераннарга ниндидер тылсымлы көч иңде, сыннары тураеп, чирләрен "оныттылар". Толлар, ятимнәрнең яралары тагын кузгалды, фронт өчен икмәк иккән җыерчыклы куллары белән күз яшьләрен сөртә-сөртә апалар, бер тапкыр да ату тавышы ишетмәгән балалар, 70 ел тыныч яшәгән буын бер мәйданга җыелды. Җиңү - кемгә язмыш, кемгә - канәферләр белән һәйкәлләр, зәңгәр күктә ак күгәрченнәр, бабай костюмындагы орден-медальләр. Әмма ул һәркем өчен уртак һәм бик кадерле... Җиңүнең 70 еллыгын буалылар иң тансык бәйрәм итеп көтте.

70 еллыкка -
50нче эстафета
Әле Үзәк мәйданга халык та күпләп җыелмаган иде - иртәнге 8 сәгатьтә югары, урта-махсус уку йортлары, шәһәр һәм авыл мәктәпләре командалары арасында йөгерү эстафетасы старт алды. Алар үзәк мәйданнан алып Вахитов урамына, аннан Космовский буйлап килделәр һәм, Шафрановка борылып, Р. Люксембург урамы буйлап мәйданга әйләнеп кайттылар. Студентлар арасында иң җитезе медицина училищесы укучылары булды. Шәһәр мәктәпләре арасында лицей-интернат эстафетачылары беренче килде, авыллардан - Югары Лашчы мәктәбе укучылары.

Ветераннар, ветераннар...
Үзәк мәйданда иртән үк алма төшәрлек тә урын калмады - һәркем ветераннарны сәламләр, алар хөрмәтенә оештырылган бәйрәмне күрер өчен уңайлы урын алып калырга тырышты. 70 ел элек безгә тыныч тормыш яулаучыларның сафы көннән-көн сирәгәя бит. Менә оркестр, яшь буын вәкилләре, якыннары озатуында күкрәк тулы орден-медальле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре автомобильләргә утырып, җәяүләп мәйдан түренә уздылар. Аларга рәхмәт йөзеннән алкышлаганда күңелләр нечкәрде, күзләр яшьләнде...

"Үлемсез полк" сафында
Быел илнең күпчелек шәһәрләрендә кебек районда да "Үлемсез полк" акциясе оештырылды. Ике йөзләп кеше - балалар, өлкәннәр инде якты дөньяда булмаган якыннарының портретларын тотып мәйдан әйләнделәр. Фотосурәтләрдән аларның язмышын сүзсез дә аңлап була. Әнә, күпчелегеннән япь-яшь егет-кызлар "карый" - алар яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган. Транспорантларның кайберләренә сугышчыларның исем-фамилияләре генә язылган - аларының инде истәлеккә фотолары да калмаган. Халык күз яшьләрен сөртә-сөртә без, исәннәргә, өстән елмаеп "карап баручы" сугышчыларны озата. Мин дә барысының да исем-фамилияләрен укып калырга, истә калдырырга тырышам. Шунда күзләрем яу кырыннан исән-сау кайту насыйп булган бабам Салават Галиев фотосурәте белән очрашты. Башлангыч сыйныфта укучы төпчек оныгы Лилия Галиева кечкенә генә куллары белән транспорантын тырышып-тырышып югары күтәрә - аны да күреп калыгыз! Ә минем күзләрдән тыелгысыз яшь ага... Тантана тәмамлангач та, "Үлемсез полк"та катнашучылар белән аралашырга ашыктым. Әнә, Антоновлар өч портрет алып чыкканнар. Юк, берсенең - бүген Чүпрәле районына кергән Иске Шәйморза авылыннан Николай Антоновның фотосы урыны буш.
- Гади крестьян ул вакытта фотога кая төшсен инде. Сугыштан да әйләнеп кайта алмаган. 1943 елда Луганск астындагы сугышларда һәлак булган, шунда җирләнгән,- диләр сугышчының улы Николай белән оныгы Андрей. Андрей 2013 елда бабасының каберен күреп кайткан. Николай Николаевичның хатыны Еленаның әтисе Алших авылыннан сержант Харитон Ильмусев шулай ук яу кырында башын салган - 1942 елда һәлак булган. Аларның икенче уллары Игорьның хатыны Иринаның бабасы Максим Кузнецов сугыш башланганның беренче көннәреннән киткән, аның турында "хәбәрсез югалды", дигән хәбәр генә килгән.

Рәхмәт сиңа, Җиңү солдаты!
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачты:
- Бүген без кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта - озак дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган совет солдаты, тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез. Халкыбызның Җиңүе дан һәм фидакарьлек булып илебезнең геройлар елъязмасына мәңгегә язылган. Батыр райондашларыбызның исемнәре мәңгегә кү-ңелләребездә сакланыр. Кызганыч, вакыт бик тиз алга бара, ветераннарыбызның сафы көннән-көн сирәгәя. Шулай да без сезнең ярдәмне һәрдаим тоябыз әле. Инде барыгыз да олы яшьтә булсагыз да, сез сафта, яшь буынны тәрбияләүдә үзегездән зур өлеш кертәсез, Ватанга мәхәббәт үрнәге булып торасыз. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белик,- диде ул һәм бер минут тынлык игълан итте.
Быел ветераннарны мәй-данда яңадан торгызылган мемориаль комплекс каршы алды. Аны тантаналы ачу хокукы сугыш ветераннары Гариф Сафиуллинга, Рәүф Төхфәтуллинга, тыл хезмәтчәне Рокыя Хәмидуллинага, районның ветераннар Советы рәисе Николай Дементьевка бирелде. Азат Айзетуллов аның Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән буалылар хөрмә-тенә булуын әйтеп, аның төзелешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. "ТАИФ" җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Султиевка, "Русский Стандарт Водка" җәмгыяте генераль директоры Илья Блиновка Татарстан Президентының Рәхмәтен, "КМПО" җәмгыяте генераль директоры Дамир Кә-римуллинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын, күпсанлы якташларыбызга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Мөрәҗәгатен укыды, үзенең котлауларын, рәхмәтен җиткерде. Район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллинның, якташлар исеменнән Казандагы "Буа якташлыгы" Президенты Ирек Закировның, халык шагыйре Ренат Харисның чыгышлары да рәхмәт хисләре белән сугарылган иде. Ветераннар исеменнән җавап хисе бе-лән тыл хезмәтчәне Николай Дементьев сөйләде. Яшь буын да хөрмәтләде - кадет, полиция, яшь коткаручылар сыйныфлары, "Форпост" отряды әгъзалары, медицина училищесы студентлары төз рәтләр булып мәйдан әйләнде-ләр.
Тантанага Советлар Сою-зы геройлары - буалы Анатолий Васильевич Самочкинның улы Вячеслав Самочкинга, Зур Фролово авылыннан Петр Григорьевич Шафрановның оныгы Петр Глаголев та кайттылар. Буалыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
- Сезне биредә тәбрикли алуыма шатланам, әтиемне хәтерегездә саклавыгыз белән горурланам һәм рәхмәт әйтәм. Үзем Буада тумасам да, мине, бертуганымны, оныгымны үзегезнең якташыгыз итеп санавыгызны телим,- диде Вячеслав Анатольевич.

Вакыт
"кирегә санады"
Аннан мәйдан өстендә яң-гыраган Левитан тавышы барысын да бер мәлгә сугыш елларына алып кайтты. Яңа гына мәктәп тә-мамлап олы тормыш юлына аяк басарга җыенган яшьләр яу кырына китте. Бомбалар шартлады, самолетлар гүләде, күз яшьләре елга булып акты. Ленинград блокадасы еллары күз алдыннан үтте. Аннан Җиңү язы килде. Кабат Левитан тавышы бу шатлыклы хәбәрне җиткерде. Аяз күккә тынычлык күгәрченнәре күтәрелде. Шундый матур тормыш бү-ләк итүчеләргә бүгенге буынның рәхмәте булып шә-һәр үзәгендәге һәйкәл-обелискларга веноклар, чәчәкләр куелды, кызыл канәферләр салынды, һавага шарлар очты.

Җыр һәм
күз яше янәшә
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң халык үзәк мәйданның икенче ягына авышты. Ветераннар махсус әзер-ләнгән чәй өстәле артына урнаштылар. Шуннан ерак түгел сәхнәдә бәйрәм концерты башланды. Тамашачыларга, мәктәп укучыларына буалыларның фронт-тан җибәрелгән хатларын, якыннарының истәлекләрен үз эченә алган "Җиңү-нең бөек сере" китабын тараттылар. Мәйданга җыр-моң таралды, яшь буынның сәхнәдә аяз күктәге май кояшы астында дәрт-ле биюләрен караганда өлкән буын күз яшьләрен тыя алмады. Шундый матур тормыш өчен яулады бит алар җиңүне!
Беркүпме вакыттан соң "Байрак" газетасы редакциясе хезмәткәрләре "Сугыш минем хәтердә" акциясендә катнашкан иң яхшы мәкалә авторларын сәхнә-гә чакырып, бүләкләр тапшырдылар. Арада бер хат авторы буалы Роза Гыйматдинова сүз алды:
- Барыгызны да Бөек Җиңү белән котлыйм. Әлеге рубрика астында бастырылган бер генә хатны да күз яшьләрсез укый алмадым. Оештыручыларга да, катнашучыларга да зур рәх-мәт. Шундый язмаларны газетабыз битләрендә тагын да көтеп калабыз. Ул безнең үткән тарих, - диде ул.
Мәйданда кыр кухнясы җәелдерелде. Итле боткадан авыз итәргә теләүче-ләр дә күп булды. Ә сәхнә артындагы мәйданда сәү-дә рәтләре тезелгән иде. Теләгән кеше шашлык, кайнар чәй белән сыйланды. Бала-чагалы әти-әни-ләр татлы мамык, уенчык белән сату итүчеләр янында чиратка тезелде.
Көннең икенче яртысында иртәнге салкынча җил, әл-лә кояш нурларын мулрак сипкәнгә, әллә йөрәкләр-дәге кайнар хисләрдән, җылырак исә башлады. Халык мәйданнан китәргә теләмәде - исән калган толлар, әтисез үскән балалар, яу кырында ятып калган якыннарының яңа һәй-кәлдә ташка уелган кадерле исемнәрне эзләделәр, шул хәрефләрне сыйпап еладылар...

Буа күгендә -
салют
Кич Буа халкы В. Трусенев исемендәге стадионга "күчте". Уртада - зур сәхнә. Ә трибуна тулы тамашачы, анда сыймаганнары басып тора. Өлкән буын да, яшь-ләр дә җыелган кичке бәй-рәмгә. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов котлавыннан соң, стадион өстендә тынычлык, мәхәб-бәт җырлары яңгырады, бию коллективлары йөзен-дә яшьлек биеде һәм көл-де. Бу - тынычлык балалары. Аннары Кобзонның "Җиңү көне" җыры астында төсле салют көлтәләре биеште. Көчле шартлаулардан халык әле ярый бу сугыш утлары түгел, күктән шатлык сибелде, дип, бер-берсенә хәерле төннәр теләп таралыштылар.
Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА,
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү көне! Аллага шөкер, көтеп җиткердек, дигәндәй, ветераннарга ниндидер тылсымлы көч иңде, сыннары...