Буада «Бесланны хәтерлибез» дигән чара үтте
Кичә, бүген, иртәгә

Буада «Бесланны хәтерлибез» дигән чара үтте

3 сентябрь-террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне.

 

Очрашу барышында музей хезмәткәре 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәре мәктәбендә (Төньяк Осетия — Алания Республикасы) булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде. Чара музей янында узды, анда академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары катнашты — алар бергәләп корбаннарны искә алдылар һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Алар мондый вакыйгаларны истә тотуның, зыян күрүчеләргә ярдәм итүнең һәм явызлыкка каршы берләшүнең ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр. Барысы да бер фикергә килделәр: Бесландагы фаҗига кеше тормышының нәзбереклеген хәтерләтә. Ул безне дөньяның кадерен белергә һәм, мондый хәл кабатланмасын өчен, бер-беребез турында кайгыртырга өйрәтә.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев