Байрак
  • Рус Тат
  • Буада бүгеннән парклар ишекләрен ачты (+фото)

    Бүген иртән шәһәрнең Үзәк паркы  һәрьяклап ишекләрен ачты.

    Үзизоляция вакытында халыкның масса төсендә җыелуын булдырмау максатында бер ай артык вакыт ул биктә булды. Республикада, шул исәптән Буада да үзизоляция реҗимына бүгеннән “йомшару” керә. Кагыйдә буенча парклар кешеләр бер-берсенә контакт куркынычы янамыйча, прогулкаларда була алу мөмкинлеге өчен ачыла, дип белдерде белгечләр. Ә менә анда төркем-төркем булып йөрү, балалар мәйданчыкларында булу әлегә тыела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: