Байрак
  • Рус Тат
  • Буада бүгеннән спорт объектлары эшли башлады

    Үзизоляцияләнү режимы “йомшаруның” икенче этабында спорт объектлары ачыла башлады.

    Буада ул нинди режимда эшләячәк? “Арктика” спорт мәктәбедә  ТР Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы боерыгы буенча әлегә беркемне дә кабул итәргә рөхсәт ителмәде, дип белдерделәр.  Боз сарае куелган таләпләр буенча өч елга бер тапкыр боз эретелеп, яңадан катырылырга тиеш. Әлегә аны эреткәннәр, 1 июльгә катырып, файдалануга тапшырырга уйлыйлар.  “Дельфин” йөзү бассейнының бүгеннән ишекләре ачык. Алдан язылу буенча суга 1 сәгатькә бер кеше кертергә рөхсәт ителә. Аның янында тренер булачак. Кабул итү иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр.  “Батыр” спорт мәктәбенең ирләр һәм хатын-кызлар өчен тренажер заллары ачылды. Залда бер шөгыльләнүче һәм бер тренер булу шарты белән.  8дә 20 сәгатькәчә, шулай ук алдан язылу буенча эшләячәкләр.  Наратлык урманындагы “Чаңгы базасы”нда прокатка велосипедлар һәм скандинавия таяклары алу рөхсәт ителә. Бинага тиешле дистанция саклап керү шарты белән.

    Бикмураз авылындагы “Яшьлек” спорт мәктәбе, төркем белән шөгыльләнү рөхсәт ителмәү сәбәпле, “Юность” спорт мәктәбе, ремонт башлану сәбәпле, әлегә ябык булачак. Шулай ук районда урамнардагы барлык спорт мәйданчыкларында да әлегә төркем-төркем уеннар оештырырга рөхсәт ителми.  Спорт объектлары администрацияләре барлык спорт сөючеләрнең маска, перчаткалардан булуларын таләп итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: