Буада бищ айда туучылар да, үлүчеләр дә, өйләнешүчеләр дә кимегән
Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, быел ел башыннан алып май ахырына кадәр районда 77 бала туган.
Бу былтыргының шул чорындагыдан 4кә ким. Шул ук дәвердә 259 үлем очрагы теркәлгән. Бу сан былтыргы шул вакыт белән чагыштырганда 63кә ким. Никахлашучылар саны да алдагы елдагы гыйнвар-май күрсәткече белән чагыштырганда минус тамгасы белән. Ягъни быел 44 пар законлы өйләнешкән, былтыр шул чорда 67 булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев