Байрак
  • Рус Тат
  • Буада браконьерларга карата тикшерү эше тәмамланды

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елның сентябрендә ике ир-ат алдан сөйләшеп, үзләре ясаган электр җайланмасы белән законсыз рәвештә балык тотарга чыгалар. Алар резин көймәне берсенең автомобиленә төяп, Зөя елгасына чыгалар. Тик кире юлда аларны "Зөя буйлары" заказнигы хезмәткәре һәм ЮХИДИ инспекторлары тоткарлый. Алар автомобиль салоныннан 24 данә...

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елның сентябрендә ике ир-ат алдан сөйләшеп, үзләре ясаган электр җайланмасы белән законсыз рәвештә балык тотарга чыгалар. Алар резин көймәне берсенең автомобиленә төяп, Зөя елгасына чыгалар. Тик кире юлда аларны "Зөя буйлары" заказнигы хезмәткәре һәм ЮХИДИ инспекторлары тоткарлый. Алар автомобиль салоныннан 24 данә балык алалар. Шулай итеп, браконьерлар законсыз аулары белән дәүләт балык запасына 8 меңнән күбрәк зыян китерәләр. Тикшерү эшләре күптән түгел тәмамланды, җинаять эше кузгатылды.

    фото: rostov.press

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: