Байрак
  • Рус Тат
  • Буада бурычлыларны яңа аппарат белән “тота” башладылар

    Бу аппарат – “Юл приставы” дип атала. Ул ерактан ук юлдан килүче автомобильләрнең дәүләт номерларын укып, мәгълүматны компьютерга бирә.

    Әгәрдә ул төшергән номер, суд приставларының мәгълүмат базасындагы бурычлы номерына туры килә икән, компьютер махсус сигнал бирә, юлдан килүче кайсы номерлыны туктатырга кирәклеген күрсәтә. Кичә, мәсәлән, шәһәрнең Ефремов урамында аппарат пенсия фондына бурычлы “Ниссан” автомобиле йөртүчесен тоттырды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: