Байрак
  • Рус Тат
  • Буада быел Кыш бабай белән Кар кызы хезмәтләре күпмегә төшә?

    Тиздән Яңа ел җитә. Аның төп геройлары - Кыш бабай белән Кар кызын котлавын һәрбер гаиләдә зарыгып көтәләр. Тик алар бушка килми шул. Үзләре әйтүенчә, аларның бәяләре быел артмады. Иң очсызлары 1 мең сум тора икән. Бу бәягә Кыш бабай белән Кар кызы ярты сәгать буе "кунакта" булалар - котлыйлар,...

    Тиздән Яңа ел җитә. Аның төп геройлары - Кыш бабай белән Кар кызын котлавын һәрбер гаиләдә зарыгып көтәләр. Тик алар бушка килми шул. Үзләре әйтүенчә, аларның бәяләре быел артмады. Иң очсызлары 1 мең сум тора икән. Бу бәягә Кыш бабай белән Кар кызы ярты сәгать буе "кунакта" булалар - котлыйлар, шигырьләр сөйләтәләр, бергәләшеп җырлыйлар.

    Тик 30, 31 декабрьләрдә аларның хезмәт күрсәтү бәясе үсә - бу көнне алар 1500 сум алалар.Бу вакытта аларга конкуренция дә арта - Буага Казан Кыш бабае белән Кар кызы килеп 2000 сум һәм аннан да күбрәккә эшлиләр.

    фото: gk170.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: