Байрак
  • Рус Тат
  • Буада чын цунами күргән кеше яши (+фото, видео)

    Шушы көннәрдә редакциягә Иске Тинчәледән Сәлам абый Шакиров килде. Сәлам Шакиров. Ул 1952 елны армиядә хезмәт иткәндә Камчатканың көньяк ярында Парамушир утравында булган көчле цунамига эләккән! Ул хакта менә нәрсәләр сөйли ул: "Көзен төнлә көчле җил чыкты, җир тетри башлады. Җир астыннан җил сызгырган тавыш килә, халык кычкырыша башлады. Йокыдан...

    Шушы көннәрдә редакциягә Иске Тинчәледән Сәлам абый Шакиров килде.

    Сәлам Шакиров.

    Ул 1952 елны армиядә хезмәт иткәндә Камчатканың көньяк ярында Парамушир утравында булган көчле цунамига эләккән! Ул хакта менә нәрсәләр сөйли ул:
    "Көзен төнлә көчле җил чыкты, җир тетри башлады. Җир астыннан җил сызгырган тавыш килә, халык кычкырыша башлады. Йокыдан торып чыксак, океаннан күпкатлы йортлар биеклегендә дулкыннар килә. Яр кырыендагы корабльләр хәвеф сигналын биреп кычкырталар. Ахырзаман җитте дип торабыз. Балаларын күтәргән аналар, дулкыннан качалар, безгә "солдат, помоги" дип ялыналар. Без утрауның иң биек ноктасына йөгерәбез, хәлсезләрне сөйрибез, дулкын арттан килә. Ашыга-ашыга тауга менгәндә җир селкенүдән зур-зур ташлар коела, күбесе имгәнде дә шунда. Һәм..Ходай исән калган сабыйларны кызганды ахыры, бездән 20-30 метрлар ераклыкта дулкын туктады һәм кире океанга китә башлады. Сулыш алабыз, карыйбыз утраудагы йортларның яртысы диярлек юылып беткән. Урамнарда тирән ярыклар хасил булган. Кеше мәетләре, хайваннар ята, алар комга буталган. Ул көнне мин гомердә дә онытмыйм" - ди.
    Без әлеге цунами турында интернеттан эзләп таптык. liveinternet.ru сайтында язылганча 1952 елны булган әлеге табигать һәлакәте Төньяк Курил цунамие дип аталган. Бу цунами ХХ гасырда иң көчле биш цунаминың берсе булган. Анда бары өч зур дулкын килеп якынча 3 мең кешенең гомерен өзгән. Әлеге цунаминың башлану моменты хакында бердәнбер эклюзив видео кадрлар калган.

    Утрау хәзерге күренеше:

    Эклюзив видео һәм фотолар http://www.liveinternet.ru/users/nina-1963pr/post182981479 сылиамасы аша алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: