Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада чыршы кую, сату урыннары билгеле

Яңа елга ай ярым вакыт булса да, бүгеннән инде шәһәрдә чыршы кую урыннары билгеле булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева әйтүенчә, быел чыршылар, гадәттәгечә, шәһәрдә биш урынны: Үзәк, Яшьләр паркларын, шикәр заводы, "Элеватор" җәмгыяте, Вокзал территорияләрен бизәячәк. Соңгысын кую буенча әлегә сөйләшүләр бара. Шәһәрнең 23 метрлы баш чыршысы, һәрвакыттагыча, Үзәк...

Яңа елга ай ярым вакыт булса да, бүгеннән инде шәһәрдә чыршы кую урыннары билгеле булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева әйтүенчә, быел чыршылар, гадәттәгечә, шәһәрдә биш урынны: Үзәк, Яшьләр паркларын, шикәр заводы, "Элеватор" җәмгыяте, Вокзал территорияләрен бизәячәк. Соңгысын кую буенча әлегә сөйләшүләр бара. Шәһәрнең 23 метрлы баш чыршысы, һәрвакыттагыча, Үзәк паркка куелачак. "Буа МППЖКХ"сы инженерлык челтәрләре җәмгыяте баш нженеры Салих Гафуров белдерүенчә, алар чыршыны кую, бизәү эшләрен киләсе ай башында башлаячаклар. Әгәр дә финанслау булса, яңа чыршы бизәкләре дә алыначак.

Моннан тыш, шәһәрдә чыршы сату урыннары да билгеле. Яңа ел "чибәрләрен" "Тургай" сәүдә үзәге каршындагы, "Айдар" тукталышындагы кечкенә базарлардан сатып алырга мөмкин булачак.

Фото: ru.wiki2.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елга ай ярым вакыт булса да, бүгеннән инде шәһәрдә чыршы кую урыннары билгеле булды.