Буада ДТП ясап, автомобилен ташлап калдырган, эзен югалтыр өчен аның номерларын да салдырган йөртүченең шәхесе билгеле булды
11 июльдән 12сенә каршы төндә "ВАЗ-2113" автомобиле йөртүчесенең шәһәрнең Арефьев урамындагы 11 йорт каршындагы бетон баганага килеп бәрелүе, автомобилен ДТП урынында калдырып китеп, эзне югалтыр өчен "Жигули"еның дәүләт номерларын да сүтеп алып китүе хакында язган идек. Хәзерге көндә әлеге ДТП да шикләнелүченең шәхесе ачыкланды. Ул 1982 елгы буалы ир-егет. Хәзерге...
11 июльдән 12сенә каршы төндә "ВАЗ-2113" автомобиле йөртүчесенең шәһәрнең Арефьев урамындагы 11 йорт каршындагы бетон баганага килеп бәрелүе, автомобилен ДТП урынында калдырып китеп, эзне югалтыр өчен "Жигули"еның дәүләт номерларын да сүтеп алып китүе хакында язган идек. Хәзерге көндә әлеге ДТП да шикләнелүченең шәхесе ачыкланды. Ул 1982 елгы буалы ир-егет. Хәзерге көндә хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән качып йөри. Ә аның шактый зур зыян күргән автомобиле штраф стоянкада тора, аның артыннан килүче юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев