Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада эчкече әнидән балаларын вакытлыча алдылар

Күптән түгел районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе әгъзалары, опека һәм попечительлек, халыкны социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре авыллардагы "авыр" гаиләләрдә булдылар. Бер өйдә дүртенче дистәне ваклаучы әнинең мәктәпкәчә яшьтәге ике сабыен ач тотуын күрделәр. Йортта каткан ипи кисәге генә табыла. Исерек әни аның белән яшәүче ир-ат бу хәлне берничек тә...


Күптән түгел районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе әгъзалары, опека һәм попечительлек, халыкны социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре авыллардагы "авыр" гаиләләрдә булдылар. Бер өйдә дүртенче дистәне ваклаучы әнинең мәктәпкәчә яшьтәге ике сабыен ач тотуын күрделәр. Йортта каткан ипи кисәге генә табыла. Исерек әни аның белән яшәүче ир-ат бу хәлне берничек тә аңлатып бирә алмыйлар. Профилактикалау органнары хезмәткәрләре ике сабыйны да район дәваханәсенә дәвалауга салдылар. Ә әни кешене Казанга наркология диспансерына дәвалауга җибәрелде. Балаларны дәваханәдән әбисе килеп алган. Әниләре туры юлга басса, эшкә урнашса, балалары аңа кире кайтарылачак.

Фото gorod47.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күптән түгел районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе әгъзалары, опека һәм попечительлек...