Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Ефремов һәм К.Зыятдинов урамнары тыкрыгында  кылынган җинаятьне видеокамералар ачыклады

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда, 1983 елгы  буалы шәһәрнең Ефремов һәм К.Зыятдинов урамнары  чатында таныш түгел ир-атның көч кулланып кесә телефонын талап китүе хакында полициягә гариза яза.

Оператив тикшерү вакытында полицейскийлар әлеге тыкрыкны “күзәтүче” видеокамералардан язманы карыйлар. Анда гариза авторы янына икенче  берәүнең килеп шалтыратырга дип телефон алып торуы һәм  качып китүе хакында видеокадрлар табылган. Тик карак аңа карата көч кулланмаган булган.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев