Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада "Ел тәрбиячесе” район бәйгесе узды

"Ел тәрбиячесе-2015" район конкурсы җиңүчесе кем? Бәйге үзе узды, ә катнашучыларның кайсысы шушы мәртәбәле исемне йөртәчәк, әлегә сер булып кала. Конкурсның беренче этабында тәрбиячеләр традицион рәвештә визит карточкасын күрсәттеләр. Алар үзләре белән шигырь сөйләп тә, җырлап та, слайдлар аша да, кыска вакытлы фильм төшереп тә таныштырдылар. Залдагылар бигрәк тә шәһәр-нең...



"Ел тәрбиячесе-2015" район конкурсы җиңүчесе кем? Бәйге үзе узды, ә катнашучыларның кайсысы шушы мәртәбәле исемне йөртәчәк, әлегә сер булып кала.
Конкурсның беренче этабында тәрбиячеләр традицион рәвештә визит карточкасын күрсәттеләр. Алар үзләре белән шигырь сөйләп тә, җырлап та, слайдлар аша да, кыска вакытлы фильм төшереп тә таныштырдылар. Залдагылар бигрәк тә шәһәр-нең "Ак каен" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Борһанованың "визиткасы" ошады. Сабыйларга 8 елдан бирле яраткан апа булган яшь педагог конкурсның музыкаль өлешендә дә барысын да шаккаттыра алды. Ул үзе кебек үк "очып" тора торган егет бе-лән дәртле румба биюен башкарды. Халык аларны көчле алкышлар астында сәхнә артына озатты. "Аленушка" бакчасының музыкаль җитәкчесе Зөлфия Җәләловага партнеры бе-лән мәхәббәт "аңлашырга" тылсымлы фея булышты - ул төрле ритмлы көй астында һавага төрле формадагы сабын күбекләре җибәреп, гашыйкларны сихерләп йә боздай "катырды", йә рәхәтләнеп биетте. Сәхнә селкетерлек дәртле биюләр тагын дәвам итте - "Йолдызкай" тәрбиячесе Резедә Шакирҗанованың иптәшләре белән гөсләдә уйнап, "Теремок" бакчасында эшләүчеләрнең кашык сугып биюләрен тамашачы җылы кабул итте. Башкалар җырлап-биеп йөргәндә Кырык Садак авылында зу-ур булып шалкан "үскән" икән. Тәр-бияче Миләүшә Шакирова бабаен, оныгын, этен, мә-чесен аны тартып чыгарырга дәште. Ялындырмадылар үзләре: бер тапкыр дәшүгә үк тырыш тәрбиячегә гигант уңышны җир-дән тартып алырга ярдәм иттеләр.
Иске Суыксу авылының балалар бакчасы тәрбиячесе Резедә Мәүлетшина һәм шәһәрнең "Әкият"нең инглиз теле укытучысы Ландыш Мәүлетшина дәһшәт-ле сугыш еллары турында шигырьләр сөйләделәр, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүгенге якты көннәрне бүләк иткән ветераннарга рәхмәтләрен әйттеләр. "Алтынчәч" тәрбиячесе Светлана Иванованың да җыры туган җиргә сагыш белән сугарылган иде.
Менә шундый җырлы-моңлы нотада тәмамланды ча-ра. Барысы да түземсезлек белән жюри әгъзаларының җиңүче исемен игълан итү-ләрен көттеләр. Хөкемдарлар - мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Наталья Кузнецова, район һөнәр берлекләренең координация Советы җитәкчесе Рәшит Сираҗиев, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Дамирә Мәх-мүтова, "Татарстан Республикасы БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева 2015 елның иң яхшы тәр-биячесе соңрак билгеле булачагын әйткәч, залдагылар "у-уу" дип уфтанып куйдылар. Аннары жюри азрак "йомшарды" - конкурсның зона этабында Гөлия Борһанова һәм Зөл-фия Җәләлова барачагын хәбәр итте. Шулай да ел тәрбиячесе кем булуы әлегә әйтелми калды.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел тәрбиячесе2015” район конкурсы җиңүчесе кем? Бәйге үзе узды, ә катнашучыларның кайсысы шушы мәрт...