Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “Ел укытучысы” бәйгесенең зона этабы үтте (фоторепортаж)

Ике көн дәвамында лицей-интернатта узган бәйгедә республика этабына узу өчен Идел аръягының алты районыннан җыелган 22 укытучы ярышты. Алар дәресләр үткәрделәр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Мәртәбәле жюри - республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты вәкилләре укытучыларны өч номинациядә бәяләделәр. Буалылардан "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә М. Вахитов исемендәге...

Ике көн дәвамында лицей-интернатта узган бәйгедә республика этабына узу өчен Идел аръягының алты районыннан җыелган 22 укытучы ярышты. Алар дәресләр үткәрделәр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Мәртәбәле жюри - республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты вәкилләре укытучыларны өч номинациядә бәяләделәр. Буалылардан "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә М. Вахитов исемендәге гимназиядән Лилия Җәләлова, "Ел укытучысы - 2017"дә - лицей-интернатның башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Константинова, 2 номерлы лицейның технология укытучысы Алсу Вәлиәхмәтова, "Педагогик дебют" номинациясендә 1 номерлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Юлия Коваленко катнашты. Нәтиҗәләр, соңгы зона этабы узгач, февраль азагында билгеле булачак. Республика бәйгесе мартка билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев