Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада елны “ачкан” егеткә бүләк тапшырдылар

Яңа 2019 елны 3 гыйнварда 13 сәгать 25 минутта дөньяга аваз салган “егет” ачуы турында хәбәр иткән идек инде.

Буада яшәүче Эмма һәм Иван Волковларга  өченче уллары шундый шатлыклы бүләк ясаган. Ә бүген, Гашыйклар көнендә, район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира һәм әйдәп баручы белгеч Люция Җамалтдинова шатландырдылар – аларны күптән килгән традиция буенча өйләренә барып котладылар. Эльвира Радиковна гаиләгә  Истәлекле адрес, үзләреннән һәм район башкарма комитеты исеменнән бүләк тапшырды. Балага Матвей дип кушканнар.

– Гыйнварда  туган балага кышның кырыслыгын киметү өчен йомшаграк исем бирергә кирәк, дип укыган идем, – ди Эмма.  Гаилә башлыгы әлегә өйдә түгел – ул вахта белән эшли. Гаилә аның шушы көннәрдә кайтуын түземсезлек белән көтә. Шуңа да әниләренең төп терәкләре – олы уллары. Җиденчедә укучы Радик һәм биш яшьлек Семен  энеләрен бик яраталар.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев