Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада елны “ачкан” кызга бүләк тапшырдылар (+ фото)

Яңа 2017 елны 1 гыйнварда 16 сәгать 13 минутта дөньяга аваз салган кыз "ачуы" турында хәбәр иткән идек инде. Буада яшәүче Алсу һәм Рәмис Галимовлар өченче сабыйларын 19ында туар дип көткәннәр. Ә ул барысын да шаккатырып һәм шатландырып "беренче" булырга ашыккан. Ике "егеттән" соң көтеп алынган кызга Әминә дип исем...

Яңа 2017 елны 1 гыйнварда 16 сәгать 13 минутта дөньяга аваз салган кыз "ачуы" турында хәбәр иткән идек инде. Буада яшәүче Алсу һәм Рәмис Галимовлар өченче сабыйларын 19ында туар дип көткәннәр. Ә ул барысын да шаккатырып һәм шатландырып "беренче" булырга ашыккан. Ике "егеттән" соң көтеп алынган кызга Әминә дип исем биргәннәр.

- Исемне әтиебез сайлады, - ди Алсу. Абыйлары - ун яшьлек Данис та, биш яшьлек Самат та бик яраталар үзен. Яныннан китмиләр. Данис инде әнисенә булыша - биләүсәләрне үтүкли. Алсуның әнисе Гөлсем апа да көн саен диярлек килә. Бүген район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева һәм белгеч Фәния Кадыйрова районда яшәп килүче традиция буенча аларны өйләренә барып котладылар, сабыйның исән-сау, озын гомерле, бәхетле булуын теләделәр. Эльвира Радиковна гаиләлә Татарстан Республикасы Президентыннан Истәлекле адрес, үзләреннән һәм район башкарма комитеты исеменнән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев