Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада өермә каян чыкты? Белгечләр комметарийлары

Шимбә көнне кичке бишләрдә "Наратлык" һәм "Акчарлак" балалар лагерьлары урнашкан урман массивында өермә котырды. Урман аша балалары янына баручы әти-әниләрнең юлын җил аударган агачлар бүлде. Кайсылары, куркудан, транспортларын калдырып киткәннәр. Бәхеткә, имгәнүчеләр булмаган. Ураманда көчле җил "гизүе" турында хәбәр барлык экстрен хезмәтчелекләргә җиткерелде. Алар тиз арада юлларны ачып, берничә сәгать...


Шимбә көнне кичке бишләрдә "Наратлык" һәм "Акчарлак" балалар лагерьлары урнашкан урман массивында өермә котырды. Урман аша балалары янына баручы әти-әниләрнең юлын җил аударган агачлар бүлде.
Кайсылары, куркудан, транспортларын калдырып киткәннәр. Бәхеткә, имгәнүчеләр булмаган. Ураманда көчле җил "гизүе" турында хәбәр барлык экстрен хезмәтчелекләргә җиткерелде. Алар тиз арада юлларны ачып, берничә сәгать эчендә электр үткәргечләрне төзәттеләр.
Айрат ХАНБИКОВ, Буа районы эчке эшләр бүлеге начальнигы:
-8 августта кич ураган вакытында "Наратлык" лагере территориясендә өермә 3 агачны аударган, берсе кунакханә комплексы түбәсенә үк төшкән. Ә "Акчарлак" лагере территориясендә ашханә янында ук бер агач ауган. Ике лагерьда да электр үткәргечләрне өзгән. Бәхеткә, ял итүче балалар да, хезмәткәрләр дә, юлаучылар да зыян күрмәгән. МЧС, электр челтәрләре хезмәтчелекләре килеп, ашыгыч рәвештә торгызу эшләренә керештеләр. "Акчарлак"тан әти-әниләр балаларын шул кичне үк алып китте, "Наратлык"та 150 баланың 90ы лагерьда калды.
Марат ГАФАРОВ, Буа урман хуҗалыгы директоры урынбасары:
- Урман территориясендәге гадәттән тыш хәл турында ишетүгә бардык. Монда безнең практикада берничә тапкыр күзәтел-гән салкын һәм җылы һава кушылу аркасында өермә узган. 2007 елда Кырык Садак урманы территориясендә дә шуңа охшаш хәл күзәтелгән иде. Белгеч буларак әйтәм, бу табигый каза. Өермә яшь агачларны да сындырырлык бик көчле булган. Урманның әлеге территориясе безнең карамакта тора. Ауган агачларны карадык, лагерь эчендәгеләре дә, юлга ау-ганнары да корыган түгел. Урманны, биг-рәк тә лагерь территорияләрен санитар чистарту үз вакытында башкарыла. "Урман хуҗалыгы" учрежденисе хезмәткәрләре "Наратлык" лагеренда сменалар башланганда аның территориясен тикше-рәләр иде. Хәзер әлеге лагерь бернинди оешмага беркетелмәгән. Шуңа андагы куркынычсызлык өчен тулысынча җа-вап бирә алмыйбыз.
Светлана ПОБЕДИМСКАЯ, "Наратлык" лагере начальнигы:
- Лагерьга балалар килгәнче беренче сменада ук район башкарма комитеты җитәкчелеге, гадәттән тыш хәлләр хез-мәтчелеге, "Роспотребнадзор", янгын хезмәтчелеге һәм башка җаваплы оешмалар биредәге куркынычсызлык турында акт төзи. Быел да эшне шундый тәртиптә башладык. Шимбә көнне лагерь территориясеннән узган өермә вакытында агачлар аву куркынычының янәшәдә булуын күрсәтте. Быел да сменалар башланганчы, территориядәге корыган агачларны кистеләр, чистарттылар иде.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шимбә көнне кичке бишләрдә “Наратлык” һәм “Акчарлак” балалар лагерьлары урнашкан урман массивында ө...