Буада эш эзләүчеләрнең яртысы гына эш урыны тәкъдим ителде
Бүген шөгыль үзәгендә эш эзләүчеләр берничә оешма-предприятие тәкъдим иткән вакансияләр белән танышты.
“Буа элеваторы”, шикәр заводы, “Авангард” җәмгыятенең ит комбинаты, “Буа ипи заводы” “Вираж”, “Орхидея”, “АгроНур” җәмгыятьләре ир -тларга һәм хатын-кызларга һәркайсы дистәгә якын эш урыны тәкъдим итте. Шөгыль үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген 40ка якын кеше эш эзләп килгән. Шуның 20сенә юллама бирелгән. Эшсезләрнең күбесе хатын-кызлар.
Шөгыль үзәгендә бүгенге көндә 474 эшсез исәптә тора, ә вакансияләр саны 175.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев