Байрак
  • Рус Тат
  • Буада этләрне аулап киттеләр. Әлегә бер өлешен генә

    Узган атна ахырында, ниһаять, Казан шәһәренең "Ветдом" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте вәкилләре хуҗасыз этләрне ауларга килделәр. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Айнур Исхаков әйтүенчә, алар берләшмә начальнигы Тәлгать Юнысав белән бергә көне буе шәһәр урамнарын аркылыдан-буйга йөреп, 17 этне тотканнар һәм алып киткәннәр. Шәһәр халкы бу "кимүне" сизгәненә ышанасы авыр....

     

    Узган атна ахырында, ниһаять, Казан шәһәренең "Ветдом" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте вәкилләре хуҗасыз этләрне ауларга килделәр. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Айнур Исхаков әйтүенчә, алар берләшмә начальнигы Тәлгать Юнысав белән бергә көне буе шәһәр урамнарын аркылыдан-буйга йөреп, 17 этне тотканнар һәм алып киткәннәр. Шәһәр халкы бу "кимүне" сизгәненә ышанасы авыр. Шулай да эш урыныннан кузгалган. "Ветдом" белгечләре тагын килергә тиешләр - килешү 40 этне аулауга төзелгән. Әлегә кайчан икәнлеге билгесез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: