Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада фермерлар белән очрашу үтте (+фото)

Районның крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре бу максатта Мәдәни үсеш үзәгенә чакырылды. Аларны башлап район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Җаббаров сәламләде һәм очрашуның максаты белән таныштырды. Аннан чыгыш ясаучылар сүз алды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов крестьян-фермер хуҗалыкларының үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча 2016 елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, алыднгыларның...

Районның крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре бу максатта Мәдәни үсеш үзәгенә чакырылды. Аларны башлап район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Җаббаров сәламләде һәм очрашуның максаты белән таныштырды. Аннан чыгыш ясаучылар сүз алды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов крестьян-фермер хуҗалыкларының үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча 2016 елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, алыднгыларның һәм артта калучыларның исемнәрен атады. Шулай ук төрле дәүләт программалары, алардан файдаланучылар турында сөйләде. Ярдәмнәр турында теманы Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, район территориясендәге банклар җитәкчеләре, төрле җәмгыятьләр директорлары да дәвам иттеләр. Камияр Миҗагит улы авыл хуҗалыгы кооперациясе төзү кирәклегенә басым ясады, республика күләмендәге мисаллар белән таныштырды. Яшел Үзән районыннан "Ягодная долина" җәмгыяте директоры Илдар Ситдыйков җиләк культуралары үстерү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев