Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада фейерверкларны бары ике урында гына җибәрергә ярый

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Александр Филин әйтүенчә, моның өчен В. Трусенев исемендәге үзәк стадион янындагы буш урын һәм "Орхидея" ял комплексы янындагы мәйдан билгеләнгән. Ул Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәндә һәм үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да онытмаска чакыра. Пиротехника әйберләрен бина эчендә, шартлау һәм...

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Александр Филин әйтүенчә, моның өчен В. Трусенев исемендәге үзәк стадион янындагы буш урын һәм "Орхидея" ял комплексы янындагы мәйдан билгеләнгән. Ул Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәндә һәм үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да онытмаска чакыра. Пиротехника әйберләрен бина эчендә, шартлау һәм янгын куркынычы булган объектлар территорияләрендә кулланырга, фейерверкларны балкон-лоджиядән җибәрергә, петардаларны 14 яшьтән кече балалар кулына бирергә ярамый. Шулай ук аларны кесәдә йөртү, төрле дефектлары булганнарны куллану, көчле җил вакытында кабызу, кешегә, хайваннарга һәм тиз ут элүче әйберләргә таба юнәлтеп җибәрү, аяк астына ыргыту, юешләнгәннәрен җылыткыч әйберләр өстенә куеп киптерү тыела. Пиротехника әйберләрен кабызганнан соң алар янына 3-5 минут дәвамында килмәвең хәерле, ә беренче каттан "эшләмәгәннәрен" кабат җибәрергә тырышу аеруча куркыныч. Чыршы урнаштыруның да үз кагыйдәләре бар. Урман гүзәлен җылыту җиһазлары янына куймау, уттан саклагыч состав белән эшкәртелмәгән мамык, тиз ут элүчән уенчыклар белән бизәмәү, шәм яндырмау, гирляндасы кабынган чыршыны караучысыз калдырмау, балалларның үзләренә генә аларны кабызырга рөхсәт итмәү мәслихәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Александр Филин...