Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “гаишниклар” исерек һәм “правасыз” йөртүчене кудылар

Кичә иртәнге 7ләр тирәсендә юл хәрәкәте инспекторлары Адав-Толымбай авылы территориясендә "Лада-Гранта" автомобилен туктатмакчы булалар. Тик йөртүче, инспекторларга буйсынмыйча, куып китә. Хокук саклау хезмәткәрләре бәла-каза килеп чыгудан куркып, артыннан барып, аны Карлы һәм Ивашевка авыллары арасында тоткарлыйлар. 17 яшьлек егет Боерган авылыннан булуын, мәктәпне тәмамлаганнан соң берни белән дә шөгыльләнмәвен әйткән....

Кичә иртәнге 7ләр тирәсендә юл хәрәкәте инспекторлары Адав-Толымбай авылы территориясендә "Лада-Гранта" автомобилен туктатмакчы булалар. Тик йөртүче, инспекторларга буйсынмыйча, куып китә. Хокук саклау хезмәткәрләре бәла-каза килеп чыгудан куркып, артыннан барып, аны Карлы һәм Ивашевка авыллары арасында тоткарлыйлар. 17 яшьлек егет Боерган авылыннан булуын, мәктәпне тәмамлаганнан соң берни белән дә шөгыльләнмәвен әйткән. Аның йөртүче таныклыгы да юк. Ул транспортны танышыннан алган. Яшь закон бозучының эше балигъ булмаганнар белән эшләү подрезделениесенә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев