Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада газета-журналларга иң күп язылучы Гүзәл Хисамиеваны котладылар (+фото)

Бүген районара почтампта "Татмедиа" җәмгыяте карамагындагы газета-журналларны иң күп санда алдыручы Яңа Чәчкаптан Гүзәл Хисамиевага медиахолдингның бүләге тапшырылды. -"Татмедиа"ның болай зурлавын көтмәгән дә идем. Бүләкле дә, яраткан газет- журналлы да булдык. Гомерем буе республика басмаларын күп алдырдым. Бигрәк тә "Байрак" газетасы килүен көтеп алам. Район хәбәрләрен, авыл тормышы турында кызыклы...

Бүген районара почтампта "Татмедиа" җәмгыяте карамагындагы газета-журналларны иң күп санда алдыручы Яңа Чәчкаптан Гүзәл Хисамиевага медиахолдингның бүләге тапшырылды.

-"Татмедиа"ның болай зурлавын көтмәгән дә идем. Бүләкле дә, яраткан газет- журналлы да булдык. Гомерем буе республика басмаларын күп алдырдым. Бигрәк тә "Байрак" газетасы килүен көтеп алам. Район хәбәрләрен, авыл тормышы турында кызыклы язмаларны яратып укыйм. Икенче яртыеллыкка тагын да күбрәк газета-журналларга язылам әле, - дип шатлыгы белән уртаклашты Гүзәл Хисамиева.

Җыелышта почтамт начальнигы Фиргать Хәсәнов хат ташучылар эшчәнлеген дә югары бәяләде. Бигрәк тә Надежда Майорованы "Татмедиа" җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүе белән котлап, аннан үрнәк алырга кирәклеген ассызыклады.

Бүгеннән икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе башланды. Димәк, "Татмедиа" җәмгыяте карамагындагы 99 газета, 16 журналга язылу дәвам итәчәк. Аларга язылучылар кимендә 3 квитанцияне җибәреп, ел саен айпад, фотоаппарат һәм башка кыйммәтле бүләкләргә ия булалар. Шулай ук икенче яртыеллыклыкта да алдынгы хат ташучыларны бүләкләячәкләр, дип яза "Атна вакыйгалары".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев